Ахун авылында борынгыдан килгән йоланы яңартып, авылыбызның ак әбисе Галлямова Вәсимә апаларда каз өмәсе узды. Авылыбызның уңган хуҗабикәләре,"Атнакич" мавыгулар берләшмәсенә йөрүчеләр иртәнге сәгатьләрдә үк Вәсимә апаларга җыелдылар.Мичтә пешкән тәбикмәкләр белән чәй эчкәннән соң эшкә керештеләр.Күз ачып йомганчы 15 казны йолкыды алар.Ә яшь кызлар бу арада канат "суердылар",башларын чистарттылар.Күмәкләшеп җырлау эшкә дәрт өстәде.Әгәр без " Атнакич"мавыгулар берләшмәсенә йөрүчеләр, халкыбызның йола-бәйрәмнәрен торгызу һәм яңарту эшенә өлеш кертеп,кешеләрне бер-берсенә якынайтып, берләштерә алсак, куелган максатыбызга ирешәчәкбез.