20 ноябрьдә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көнендә Актанышның нотариаль конторасы бинасында һәм "Игелек үзәге" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә белгечләр гражданнарны кабул итү оештыралар
Татар Ямалы авыл китапханәсенең иң нәни укучылары райондашыбыз Ленар Шәех иҗаты белән таныштылар.
10-11 нче ноябрь көннәрендә икенче санлы Актаныш урта мәктәбе базасында туган телдә (рус булмаган) белем алучы балалар өчен рус теле һәм рус әдәбиятыннан олимпиада узды. Анда безнең мәктәптән 7 класс укучысы Фаррахова Г.И., 8 класс укучысы Хуснимарданаова А.Р.,9 класс укучысы Сафина Г.И.катнашты.
Көн тәртибе: беренче чирек йомгаклары, туклану торышы, балаларның иминлеге, ОГЭга әзерлек торышы, эчке контроль.
14 нче ноябрь көнне Чалманарат авылы мәдәният йортында түгәрәк өстәл артында сөйләшү булып узды.
Тиздән Әниләр бәйрәме җитә. Башлангыч сыйныф укучылары бу бәйрәмгә әзерләнә башладылар инде. Алар дәрестән тыш эшчәнлек вакытында әниләренә үзенчәлекле бүләкләр ясыйлар. Һәр укучы бу эштэ тырышып эшлиләр, Үзләренең әниләренә булган яратуларын, хөрмәтләрен күрсәтәселәре килә.
Язучы Факил Сафин һәм шагыйрә Әлфия Ситдыйкова Әтәскә очрашуга килгәндә күчтәнәчкә күп итеп "Көмеш кыңгырау" газетасы алып килгәннәр иде. Газетаның редакторы буларак Факил абый Сафин бу очрашуда балаларга газета турында сөйләде. -" Газетага язылыгыз, укыгыз "- дип мөрәҗәгать итте ул. Әтәс авыл китапханәсендә дә газетага күзәтү үткәрелде . Ике үкучыбызның иҗат эшләре газетага җибәрелде. Менә шулай итеп без "Көмеш кыңгырау" белән дуслаштык.
12 ноябрь көнне Актанышбаш мәдәният йортында "Оста куллар" берләшмәсенә йөрүче балаларның кул эшләренә күргәзмә оештырылды.
11 ноябрь көнне рус әдәбиятыннан республика олимпиадасының муниципаль этабы узды. Икенче санлы Актаныш урта мәктәбеннән укычылар яхшы нәтиҗә күрсәттеләр.