20 ноябрьдә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көнендә Актанышның нотариаль конторасы бинасында һәм "Игелек үзәге" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә белгечләр гражданнарны кабул итү оештыралар.
Бушлай юридик ярдәм ятим, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга, шулай ук тәрбиягә бала алырга теләүче затларга күрсәтеләчәк.
Очрашу түбәндәге адреслар буенча узачак: Актаныш авылы, Татарстан урамы, 103 йорт һәм Актаныш авылы, Юбилейная урамы, 45 йорт.
Гражданнарны кабул итүче белгечләр хакында тулырак мәгълүматны сез
http://aktanysh.tatarstan.ru/rus/provedenie-vserossiyskogo-dnya-pravovoy-pomoshchi.htm сылтамасы аша үтеп белә аласыз.