Иске Кормаш мәдәният йортында биючеләр конкурсына әзерлек бара.
16 ноябрь көнне Иске Балтач авылы клубында балалар белән Дөньякүләм толерантлык көне уңаеннан,"Дуслыкта,бердәмлектә-көч!" дигән чара үткәрелде.
Мәктәбебезнең 8-9 класс укучылары Ахмадуллина А., Гибадуллина А., Мирзаханова И., Фаттахов Р. (җитәкчесе Зямилова Р.Г.) укучылар өчен уздырылган юл йөрү кагыйдәләре буенча “Куркынычсыз юл” Бөтенроссия интернет-олимпиадасында катнаштылар. Уңышлар телибез аларга!
1 декабрьгә кадәр машина йөртүчеләргә җәйге көпчәкләрне кышкыга алыштырырга кушалар. Таможня берлегенең шул хактагы «Тәгәрмәчле транспорт чараларының куркынычсызлыгы турында» техник регламенты таләпләре гамәлгә кергән. Кагыйдә буенча, машина кышкы өч айда (1 декабрьдән 1 мартка кадәр) кышкы тәгәрмәчләр, җәйге өч айда (1 июньнән августка кадәр) җәйге резиннарда булырга тиеш
Татар Суыксу мәдәният йортында биючеләр бәйгесенә әзерлек бара.
Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә 5- 9 нчы класс укучылары өчен тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы А.А Газетдинова
тарафыннан "Законнар кайда туа?" дигән темага парламент дәресе уздырылды
14 ноябрь көнне Карт авылы клубында балалар белән "Сөмбелә" бәйрәме булып узды.
Кайчандыр армия хезмәтеннән курыккан егетләребез хәзер үзләре теләп китә армиягә.16 ноябрь көнне Уразай, Ильчебай яшьләре ,асыл егетебез ,Айдарны солдат хезмәтенә озатты.
Уңышлы чыгыш ясап призлы I , II , III урын алдылар.
Игенчелек - күп очракта һава шартларына һәм башка объектив шартларга бәйле эшләр башкарыла һәм карарлар кабул ителә торган күп булмаган тармакларның берсе