16 ноябрь көнне Иске Балтач авылы клубында балалар белән Дөньякүләм толерантлык көне уңаеннан,"Дуслыкта,бердәмлектә-көч!" дигән чара үткәрелде.Кичәнең максаты:укучыларга толерантлык төшенчәсен аңлату,дуслык,бер-береңә хөрмәт хисе тәрбияләү.Кичә барышында балалар "Дусларын табарга ярдәм ит","Мин дустымны беләмме?","Ситуатив уен","Тылсымлы күл" уеннарында теләп катнаштылар.Кичәбезне "Һәрвакыт булсын кояш "җырын күмәк җырлап тәмамладык.