12 нче ноябрь көнне 9 класс укучыларының ата-аналары җыелышы булып узды. Мәктәп директоры В.М. Салихов ОГЭ нәтиҗәләре буенча чыгыш ясады, ата-аналарга балаларның укуы, үз-үзләрен тотышы, тәртипләре буенча игътибарлы булырга чакырды. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Т.М. Ваҗетдинова ата- аналарны имтихан бирәсе фәннәр буенча консультация көннәре белән таныштырды.