Дәүләт Думасы беренче укылышта интернет челтәрендә наркотикларны пропагандалауга каршы көрәшне көчәйтүгә юнәлдерелгән закон проектлары пакетын кабул итте.
Иртәнге 5 тә башланган караулар кичке 5 тә тәмамланды. Көн дәвамында 480 километр басу юллары үтелде
Әлеге конкурс Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе һәм Татарстан Республикасы мәгариф идарәсенең бергэ уткәргән конкурсы булды. Ул башта районда, яңадан беренче урынны алган эшләр сайлап алынып, Республикага җибәрелде
Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча түбәндәгеләр керде:
Консультация - метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү
04 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2023 елның 2 июнь
Көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән түбәндәгеләр көтелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.
8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Яшен вакытында:
Әгәр дә сез, велосипедта яки мотоциклда икән, яшен яшенләгәндә, хәрәкәт итүдән туктагыз һәм үз транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта яшен туктаганын көтегез. Автомобильдә йөрүне дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника да эштән чыгарга мөмкин. Туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм яшен киткәнен көтәргә кирәк.
Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтта) ятып торырга киңәш ителә. Сезнең янда елгалар, күлләр яки буалар булмасын иде, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.
Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга.
Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
https://16.mchs.gov.ru/deyatelnost/press-centr/operativnaya-informaciya/5029817
Биһисап бүләкләргә өстәп үз исеменнән һәр балага заманча наушниклар да бүләк итте ул
Халисә апа үз тормышында төрле чорларны, елларны кичергән кешеләрнең берсе. Әтисенә кулак тамгасы сугылып бала чактагы изалануларны, репрессия чорларын, Бөек Ватан сугышының бар михнәтен күргән ул. Бүгенге көндә килене белән, балаларының, оныкларының кадер-хөрмәтендә яши. Инде оныкчыкларының да балары үсеп килә.
Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов рәислегендә узган чираттагы Юл куркынычсызлыгы район комиссиясе утырышында "большегруз"лар мәсьәләсен хәл итү үзәккә куелды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада «Защитники Отечества» дәүләт фонды филиалын ачуда катнашты
Күп кенә кулланучыларга сыйфатсыз товарны кире кайтарырга туры килә. Кулланучыларның сыйфатсыз товарны кире кайтару хокукы «кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законның 18 статьясында язылган. Әгәр сез сыйфатсыз товарны кибеткә кайтарырга тиеш булсагыз, иң беренче чиратта түбәндәге шартларны ачыклап үтү мөһим
Татарстан Республикасы халкын исемнәрдәге һәм язмалардагы хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча Конкурс