Тарихи чарада Актаныш муниципаль район башлыгы Ленар Зарипов, «Кол Шәриф» мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов, Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин, күпсанлы авыл халкы, кайткан кунаклар катнашты.
Авылның үзәге булып тирә-якны ямьләп торган, зәвыклылыгы буенча Актанышта гына түгел, гомумән Татарстанда тиңдәшләре булмаган иман йортына якташыбыз Булат Гөмәр улы нигез салган. Биредә имам-хатыйб вазыйфаларын "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә белем алган Нурмөхәммәд хәзрәт башкарачак.
Иман йорты тынып тормасын, авыл халкы сукмакларны суытмасын. Авыл халкына сәламәтлек, тыныч, бәрәкәтле тормыш телибез!