1 июль көнне Җиңү паркында Әфган сугышы ветераннары истәлегенә куелган һәйкәл янында хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан райондашларыбызны искә алу чарасы узды.
Берничә буынны берләштергән истәлекле тантанада, үзе дә Әфган сугышы ветераны булган район башлыгы Ленар Зарипов та катнашты.
"Ветераннарның яше юк. Кызганыч, сугышлар кабатланып тора. Бөек Ватан сугышы, Әфган, Чечня сугышлары, Сириядәге кораллы бәрелешләр, бүгенге, неонацизмга каршы барган махсус хәрби операция... Бүген без илебез тынычлыгы өчен башын салган ветераннарыбызны искә алабыз. Ил-көннәребез тыныч, күкләребез аяз булсын. Сезгә һәм гаиләләрегезгә иминлек телим" дип тәбрикләде ул.
Чарада шулай ук балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннарыбызның якыннары һәм туганнары да катнашты.