Бүген Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов һәм авыл хуҗалыгы идарәсе, дәүләт техник күзәтчелеге, Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең җирле вәкилләре катнашында икмәк җыю комбайннарының 2023 елгы урып-җыюга әзерлеге тикшерелә.
Быелгы җәйдә озакка сузылган корылык аркасында, булган уңышны түкми-чәчми, югалтуларсыз җыеп алу зарур. Бу механизаторларга төп таләп. Шулай ук, карау барышында куркынычсызлык техникасына һәм янгынга каршы әзерлеккә зур игътибар бирелә.