Актанышта Үзбәкстан Республикасы Президентын сайладылар

2023 елның 30 июне, җомга

Актанышта Үзбәкстан Республикасы Президентын сайладылар. 
Үзбәкстанда 9 июль көнне Президент сайлавы узачак, ә бүген исә "Яшьлек" үзәгендә, Актаныш җирлегендә көн күргән тугандаш милләттәшләребез алдан сайлау ысулы белән тавыш бирде. Сайлаулар барышы белән Актаныш районы башлыгының урынбасары Илшат Габделхаев, Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль 
консулы Фариддин Насриев та таныштылар. Район мәдәният хезмәткәрләре сайлауларга ямь өстәп татар һәм үзбәк милли моңнарын яңгыратты. Тавыш биргән һәркем, йөгә күтәренке кәеф белән, пылау белән сыйланып кайтып китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International