Актаныш мәчетләрендә гает намазлары укылды

2023 елның 28 июне, чәршәмбе

Бүген бөтен мөселман дөньясы бәрәкәтле изге бәйрәмебез - Корбан гаетен каршылый. Актаныш мәчетләрендә дә гает намазлары укылды. Гадәттәгечә, дин йортларнда халык күп булды. Яшьләрнең гаетләргә күпләп йөрүе аеруча яхшы фал. 

Җәмигъ мәчетендә мөселман кардәшләребезне бәйрәм белән район башлыгы Ленар Зарипов тәбрикләде: 

Корбан гаете мөбарәк булсын! Аллаһы Тәгалә кылган гыйбадәтләрне, укыган барлык догаларны, чалган корбаннарны кабуллардан кылсын!
Игелекле гамәлләрегездә уңышлар, сәламәтлек, бәхет юлдаш булсын! Һәр гаиләгә ныклы иман, илгә иминлек, күкләргә тынычлык телим! дип искәртте ул. 

Бәйрәм намазыннан соң халык махсус көйләнгән Корбан чалу урынына агылды. Биредә бар уңайлыклар да булдырылган, маллар җитәрлек. Кичә үк килеп тамга сугып китүче җитезләр дә бар иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International