28 нче ноябрь көнне Зөбәер мәктәбенең 7 -9 нчы класс укучыларыннан торган кызлар командасы район күләмендә үткәрелгән баскетбол ярышында катнашып беренче урынны алып кайттылар.Җитәкчесе-Султанов Н.Р.
28 нче ноябрь көнне 1,3 класс җитәкчесе Сарварова Ч.М. “Әнием кадерлем” кичәсе үткәрде. Кичәгә укучыларның әниләре килде. Бәйрәм уеннар һәм концерт номерлары белән үрелеп барды. Укучылар әниләренә иң изге теләкләрен әйттеләр, үзләре ясаган бүләкләрен тапшырдылар.
29 ноябрь көнне “Ак калфак» хатын-кызлар республика иҗтимагый оешмасының Актаныш районының Теләкәй авылы бүлекчәсе бик зурлап Әниләр көне үткәрде.
27.11.15 көнне Яңа Кормаш мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган күңелле кичә- бәйге оештырылды. Кичә – бәйгедә әниләр үзләренең остлыкларын күрсәттеләр.Бәйге җыр, биюләр белән үрелеп барды. Соңыннан бәйрәм тәмле чәй табыны янында дәвам итте.
29 нчы ноябрь көнне Адай мәдәният йортында "Киленбикә" бәйгесе оештырылды.
27-29нчы ноябрь көннәрендә Туймазы районының Субхангул авылында бокс буенча турнир узды.
28 нче ноябрь көнне Иске Сәфәр авылы балалар бакчасында авыл китапханәсенә кайта торган журналларга күзәтү үткәрелде.
Математика фәненнән Бөтенрәсәй олимпиадасының район этабы нәтиҗәләре буенча безнең мәктәптән 4 укучы призер булдылар: 4а классыннан Галимов Айваз (укытучы - Салихова Э.Х.), 4б классыннан Агумов Анвар һәм Тухватуллин Булат (укытучы- Гусманова Д.Г.), 7а классыннан Мирзагаянова Эльвина (укытучы -Закирова Р.М.). Котлыйбыз! Афәрин!
Мәктәп китапханәсендә рус шагыйре А.А.Блок тууына 135 ел, америка язучысы Марк Твен тууына 180 ел тулу уңаеннан китап күргәзмесе эшли.