Адайда "Киленбикә"бәйгесе.

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

29 нчы ноябрь көнне Адай мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган кичә үтте.Быел мәдәният хезмәткәрләре "Ак калфак"хатын-кызлар берләшмәсенең җирле бүлекчәсе белән берлектә "Киленбикә"бәйгесе оештырды.Бәйгедә  Адай авылының иң уңган, иң сәләтле, сабыр киленнәре катнашты.Аның максаты - татар гаиләсе традицияләрен пропагандалау, гаиләдә хатын-кызның ролен күтәрү иде."Иң уңган", "Иң талантлы", "Иң җитез", "Иң сабыр" номинациясендә җиңүчеләрне тамашачылар үзләре билгеләде.Кичә җылы тәбрикләүләр, дәртле биюләр, моңлы җырлар белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International