Актаныш районының Теләкәй авылы бик зурлап Әниләр көнен үткәрде

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

29 ноябрь көнне  “Ак калфак» хатын-кызлар республика иҗтимагый оешмасының Актаныш районының Теләкәй авылы бүлекчәсе бик зурлап Әниләр көне үткәрде. Бәйрәмгә килүчеләрне үзләренең әгъзаларының кул эшләреннән торган күргәзмә белән каршы алдылар. Чараны бик тирән эчтәлекле, мәгънәле булды дип бәяләр идем мин. Хатын-кызның бәхете Ана булуда һәр тамашачының йорәгенә үтәрлек итеп бирелде.  Бәйрәм вакытында Теләкәй җирлегенең күркәм гаиләләре белән, аналары белән аларның балалары, оныклары белән таныштырдылар, котлауларын ирештерделәр. Чара бик матур концерт номерлары белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International