Иске Айман мәктәбендә әниләр бәйрәме.

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

28 нче ноябрь көнне  1,3 класс җитәкчесе Сарварова Ч.М. “Әнием кадерлем” кичәсе үткәрде.  Кичәгә укучыларның әниләре килде. Бәйрәм уеннар һәм концерт номерлары белән үрелеп барды. Укучылар әниләренә иң изге теләкләрен әйттеләр, үзләре ясаган бүләкләрен тапшырдылар.

  

Әни... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни... Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул!

Әни... Аның күзләре шундый мөлаем һәм ягымлы. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Ә әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр, мөгаен. Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала. Ә ,,балам” дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гүя очар канатлар үсә. Ә сүзләре... сүзләре шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы.

Ә авырсаң... авырсаң, төннәр буе күз йоммыйча, яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле.  Нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә, җитмәс төсле. Әниләребез, сезгә саулык-сәламәтлек, кайгысыз-хәсрәтсез тыныч тормыш, озын гомер телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International