Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Гарипова Гөлнара биология фәненнән призер булды. ӘФарин Гөлнара!
Аңа укуында уңышлар, сәламәтлек телибез!
Остазы югары категорияле биология укытучысы Аскарова Рәмилә Ситдик кызы.
27.11.15 көнне мәктәптә Әниләр көненә багышланган чара узды.Чарада укучылар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр, әниләр белән уен-бәйгедә көч сынаштылар, соңыннан бәйрәм тәмле чәй табыны янында дәвам итте.
30 ноябрь көнне Яңа Җияш авыл клубында әниләр бәйрәме узды.
27.11.15 көнне Зөбәер мәктәбендә Әниләр көненә багышланган чара узды.Чарада укучылар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр, әниләр белән уен-бәйгедә көч сынаштылар, соңыннан бәйрәм тәмле чәй табыны янында дәвам итте.
28 ноябрь көнне мәктәпнең актлар залында IV - V сыйныф укучылары үзләре эшләгән проектларын укучыларга тәкъдим итү кичәсе оештырдылар. Укучыларның проектлары иҗади һәм шул ук вакытта күп көч куелып эшләнгән иде. Шушындый эчтәлекле кичә оештырган өчен IV- V укучыларына һәм аларның укытучыларына - Фаттахова Л.Д., Сөләйманова А.Н. зур рәхмәтлебез. Иҗади уңышлар юлдаш булсын.
26 ноябрь көнне IV, VI, VIII сыйныф укучылары инглиз теленнән диагностик тест эшләделәр. Татарстан Республикасы Фән һәм Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылган әлеге тест, инглиз теле фәненнән укучыларның белем дәрәҗәсен билгеләячәк.
28 нче ноябрь көнне мәктәбебездә “Әниләр бәйрәме” булып узды. Укучыларыбыз кадерле әниләргә шигырьләрен, җыр – биюләрен бүләк иттеләр. Соңыннан классларда ата- аналар җыелышы булып узды. Җыелышның көн тәртибендә укучыларның белем сыйфаты, тәртибе, мәктәптә куркынычсызлык кагыйдәләре һәм башка сораулар каралды.
26 ноябрь көнне Яңа Әлем авылы мәдәният йортында бию конкурсының сайлап алу турында Актанышбаш, Кәзкәй, Аеш, Уразай, Богады,Теләкәй авыллары бию коллективлары көч сынашты. Безнең мәктәптән укытучылар коллективы “Татар лирик бию” белән, ә 9 нчы класс укучылары Мирзаханова Илина һәм Гыйбадуллина Айгөл “Чабата” биюе белән чыгыш ясадылар.
Китапханәдә кул эшләре күргәзмәсе оештырылды.