28 ноябрь көнне Меңнәр авыл китапханәсендә Әниләр көне уңаеннан балаларның кул эшләреннән "Күңел җылым" дип исемләнгән күргәзмә эшләп куелды. Күргәзмәдән сон клуб, китапханә һәм "Тамчы" балалар бакчасы тарафыннан әзерләнгән "Әнием бердәнберем"дип исемләнгән бәйрәм кичәсе оештырылды. Бәйрәм төрле мавыктыргыч уеннар, җырлар белән үрелеп барды.