28 нче ноябрь көнне мәктәбебездә “Әниләр бәйрәме” булып узды. Укучыларыбыз кадерле әниләргә шигырьләрен, җыр – биюләрен бүләк иттеләр. Соңыннан классларда ата- аналар җыелышы булып узды. Җыелышның көн тәртибендә укучыларның белем сыйфаты, тәртибе, мәктәптә куркынычсызлык кагыйдәләре һәм башка сораулар каралды.