Әниләр бәйрәме

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

27.11.15 көнне Зөбәер мәктәбендә Әниләр көненә багышланган чара узды.Чарада укучылар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр, әниләр белән уен-бәйгедә көч сынаштылар.Җиңүчеләргә бүләкләр өләшенде.Соңыннан бәйрәм тәмле чәй табыны янында дәвам итте. Чараны мәктәпнең тәрбия завучы Хаҗипова Нурдидә оештырды.Бәйрәм күңелле булды.Оештыручыларга, катнашучыларга зур рәхмәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International