ЯҢАЛЫКЛАР


1
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

7 класс укучысы Нуртдинов Нуриман республикакүләм “Боз өстендә сак булырмын” рәсем бәйгесенең мәктәп этабында 1 нче урынны алды һәм грамота белән бүләкләнде.Җитәкчесе – Шайхразиева Ф.

   30нчы ноябрь көнне Кадет интернат-мәктәбендә директор янындагы җыелыш узды.

8 класс укучысы Загирова Сөмбел районда узган баскетбол ярышында "Иң яхшы саклаучы" исеменә лаек булды һәм район грамотасы белән бүләкләнде.

  1 декабрь көнне Нижнекамск шәһәренең Советлар Союзы Гани Сафиуллин исеменә багышланган Татарстан кадетлар корпусы мәктәбендә, кадет мәктәпләре директорларының республика семинары уза.


30
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

  4-12 декабрь көннәрендә Кадет интернат-мәктәбендә "Час кода-2015" халыкара акциясе уза.

Киров авыл клубында армиягэ озату кичэсе булды.

Тарих фәненнән Бөтенрәсәй олимпиадасының район этабы нәтиҗәләре буенча Икенче санлы Актаныш урта мәктәбеннән 4 укучы призер булды: 7б классыннан Бурханова Элина һәм Гимазова Роза, 7а классыннан Герасимов Алексей, 9а классыннан Галимова Айзиля  (укытучылары - Муталлапова Э.З.). Котлыйбыз! Афәрин!

29 ноябрь көнне Уразай мәдәният йортында Әниләр көненә багышлап "Ана назы- җирдә мәңгелек" дигән кичә үтте.

25 ноябрь көнне мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы булды. Тәрбия завучы Хаҗипова Нурдидә "Сәламәт тәндә-сәламәт акыл" дигән темага чыгыш ясады.  Укыту эшләре буенча директор урынбасары Гөлчәчәк Валериевна 1 нче чирек йомгаклары белән таныштырды.Авылыбыз фельдшеры Хайбрахманова Роза укучыларның медосмотр нәтиҗәләре белән таныштырды, киңәшләрен бирде.Мәктәбебез директоры Резедә Әнис кызы белән берлектә төрле мәсьәләләр буенча фикер алышынды.Җыелыш классларда дәвам итте.

26 ноябрь көнне Зөбәер мәктәбенең IV, VI, VIII сыйныф укучылары инглиз теленнән диагностик тест эшләделәр. Татарстан Республикасы Фән һәм Мәгариф министрлыгы тарафыннан  оештырылган әлеге тест,  инглиз теле фәненнән укучыларның белем дәрәҗәсен билгеләячәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International