26 ноябрь көнне Зөбәер мәктәбенең IV, VI, VIII сыйныф укучылары инглиз теленнән диагностик тест эшләделәр. Татарстан Республикасы Фән һәм Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылган әлеге тест, инглиз теле фәненнән укучыларның белем дәрәҗәсен билгеләячәк.