Иске Балтач авыл клубында бәйрәм концерты булды.
Без 27 ноябрь көнне Бикчәнтәй мәдәният йортында балалар б/н Г.Камалның "Беренче театр" спектакле куелды.
ОБЖ укытучысы Вагизов Шамил һәм 9 класс укучылары терроризм турында ачык чара күрсәттеләр.Бу чарада Бислан вакыйгасы турында искә алынды.Укучыларга террорчылыктан саклану чаралары өйрәтелде.
30 ноябрь иске Айман мәдәният йортында "Җәннәт аналарның аяк астында дип исемләнгән кичә үткәрелде
Чараның максаты: укучыларны әдәби әсәрләр укуга тарту.
30 ноябрь көнне мәктәптә Әниләр көненә багышланган бәйрәм уздырылды. Мәктәп директорының котлау сүзеннән соң, балалар, кичәне оештыручы Фәнисә Касыймовна җитәкчелегендә, әниләрне тәбрикләп, концерт номерлары күрсәттеләр.
Укучылар бик актив катнаштылар.
Югары Яхшый мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Шарифуллин Нәфис “Десятая муза” яшь кинемотографистлар конкурсында катнашты.
Укучылар өчен уздырылган юл йөрү кагыйдәләре буенча “Куркынычсыз юл” Бөтенроссия интернет – олимпиадасының нәтиҗәләре билгеле булды.9 класс укучылары Султанов Нәфис, Нуриева Алсу, Хайбрахманов Раилләр, команда һәм җитәкчесе- Хаҗипова Нурдидә сертификат белән бүләкләнделәр.Котлыйбыз!