Иң гүзәл бәйрәм - әниләр көне уңаеннан Икенче санлы Актаныш урта мәктәбендә барлык сыйныфларда да бәйрәм кичәләре узып үтте.
Игелек һәм хөрмәт көне
1декабрь конне Игелекле эшләргә, декадага старт бирелде.
Инвалидлар ункөнлегенең чаралар планы.
Тарих,Биология, буенча Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль туры нәтиҗәләре:
Ункөнлек уңаеннан үтәчәк чаралар планы
Математика буенча Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль туры нәтиҗәләре:
Берләшкән милләтләр оешмасы Генераль Ассамблеясы карары нигезендә ел саен, 2000 нче елдан башлап, 3 нче декабрь Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Традиция буенча бу дата республика районнарында декада кысаларында үткәрелә. Декада барышында үткәрелгән “Игелек марафоны“нда җыелган акчалар инвалидларга кыйммәтле дарулар алу, дәвалану өчен тотыла.
Бүген мәктәбебездә, инвалидлар ункөнлегенә багышланган ярминкә үткәрелде. Укучыларыбыз өйләрендә пешереп алып килгән төрле тәм-томнар белән сату иттеләр. Ярминкәдә барлык классларда актив катнашты. Рәхмәт укучыларыбызга һәм ата-аналарга!
28 нче ноябрь көнне мәктәбебездә кунакта ЕИ КФУның 2 нче курс студенты Валиева Айсылу Дамир кызы бездә кунакта булып китте. Ул укучыларыбызга узенең студент тормышы турында сөйләде. Узе укыган университет белән кыскача таныштырып үтте, буклетлар таратты. Аның чыгышыннан соң, кайбер укучыларыбыз узләренең кайда укырга барачакларына ачыклык та керттеләр. Бик зур рәхмәт Айсылуга, укучыларыбызда уку теләге уятып, аларга дөрес профессия сайларга ярдәм иткәне өчен.
28 ноябрь көнне районда кызлар арасында баскетбол ярышы үтте.Безнең кызлар мактаулы 2 нче урын алып кайттылар.Кызларыбызны һәм аларны ярышка әзерләгән физкультура укытучысы Булат Роберт улын зур җиңүләре белән котлыйбыз!
Бүген 1-4 сыныф укучылары ата-аналары белән җыелыш үткәрелде. Мәктәбебез директоры Гөлназ Сәгыйтьҗан кызы атаналарга ЕСИАга тоташу буенча презентация белән таныштырды. Чөнки ЕСИАга тоташмаган ата-аналар ,балаларның көндәлегендә күзәтү алып бара алмаячаклар.