Мәктәптә "Әниләр көне" һәм китап күргәзмәсе

2015 елның 1 декабре, сишәмбе

Иң гүзәл бәйрәм - әниләр көне уңаеннан Икенче санлы Актаныш урта мәктәбендә барлык сыйныфларда да бәйрәм кичәләре узып үтте.  Һәр класс әни, дәү әниләр өчен җырлы-биюле тамашалар әзерләгән. Кичәдә бәйрәм белән котлаулар, әни һәм дәү әниләр белән парлы биюләр, күмәк уеннар, җырлар белән үрелеп барды.

Китапханәдә Әниләр көне уңаеннан китап күргәзмәсе оештырылган.

Ана - бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга!
Шуңа күрә зур горурлык белән
Без сөйлибез Ана турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International