ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

28 ноябрь көнне Карт авылы клубында әниләргә багышланган кичә үткэрдек.

"Ак торналар" район оригами конкурсына башлангыч класс укучыларының һәм Харисова Гүзәлнең эше тапшырылды.

30 нчы ноябрь көнне инвалидлар көне уңаеннан мәктәп күләмендә ярминкә үткәрелде.

Әниләр көне уңаеннан район күләмендә үткәрелгән "Әни - ул бәхет" рәсем конкурсында 2 нче класс укучысы Фәррәхова Кәдрия "Үз кулым белән бүләк" номинациясендә III урынга ия булды. Укытучысы А.Ф.Хисамова.

 

 1 декабрь 2015 ел көнне  Яңа Кормаш мәдәният йортында  Шаесламов Рамазан Рәсил улын армия сафларына озату кичәсе үтте. Авыл җирлеге башлыгы Рәсүл Харисов һәм авылдашлары  аңа яхшы хезмәт итүен  һәм исән – сау авылыбызга  әйләнеп кайтуын теләделәр. Соңыннан төрле кызыклы уеннар, җыр-биюләр белән кичә тәмамланды.

25 нче ноябрь көнне математикадан үткәрелгән олимпиаданың муниципаль этабында 5 нче класс укучысы Гилванов Айдар призер булды. Укытучысы Д.М.Шәвәлиев.

Мәктәбебездә ОБЖ буенча олимпиада үтте.

30 нчы ноябрь көнне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кашапова Гөлүсә Васил кызы “Җәннәт -  әниләрнең аяк астында”  дигән очрашу үткәрде. Әниләр көненә багышланган әлеге күңелле кичә җыр-биюләр, кызыклы уеннар белән барды.

  30 чы ноябрьдан 5 че декабрьга кадәр Кадет интернат-мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме атналыгы бара. 

1
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

1 декабрь көнне Күҗәкә авыл китапханәсендә җирлек башлыгы Рәйхан Галимянова белән җирлек депутатлары гражданнарны кабул иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International