1 декабрь 2015 ел көнне Яңа Кормаш мәдәният йортында Шаесламов Рамазан Рәсил улын армия сафларына озату кичәсе үтте. Авыл җирлеге башлыгы Рәсүл Харисов һәм авылдашлары аңа яхшы хезмәт итүен һәм исән – сау авылыбызга әйләнеп кайтуын теләделәр. Соңыннан төрле кызыклы уеннар, җыр-биюләр белән кичә тәмамланды.