“Җәннәт - әниләрнең аяк астында” исемле очрашу.

2015 елның 2 декабре, чәршәмбе

30 нчы ноябрь көнне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кашапова Гөлүсә Васил кызы “Җәннәт -  әниләрнең аяк астында”  дигән очрашу үткәрде. Әниләр көненә багышланган әлеге күңелле кичә җыр-биюләр, кызыклы уеннар белән барды.

 

Әниләр алдында без мәңге бурычлы. Кешегә биш яшьме, илле яшьме-күпме генә булмасын, кешегә һәрвакыт әни кирәк, аның иркәләве, ягымлы карашы кирәк. Кеше авырлык белән очрашканда, һәрчак анасын телгә ала. Әниеңә мәхәббәтең никадәр зур булса, тормышың да шулкадәр шатлыклы һәм якты була. Әниле кеше генә бәхетле кеше.

 Һәркемнең тормышында иң изге кеше ул – Әни. Чын күңелдән безне яратучы бердәнбер кеше дә – Әни. Ялгышларыбызны, хаталарыбызны һәрдаим гафу итүче, кичерә белүче иң олы йөрәкле кеше дә – Әни. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International