Кадет интернат-мәктәбе яңалыклары

2015 елның 2 декабре, чәршәмбе
  30 чы ноябрьдан 5 че декабрьга кадәр Кадет интернат-мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме атналыгы бара. 
1 че декабрь көнне мәктәптә тарих укытучысы Даутова И.Г. "Тарих марафоны" исемле сыйныфтан тыш чара үткәрде. Сыйныфтан тыш чарада 5-11 сыйныфлардан 10 шар укучыдан торган команда төзелде. Командалар үзләренә исемнәр, девиз һәм җыр уйладылар. Конкурс өч турда барды. Нәтиҗәдә 5 че сыйныф укучысы җиңеп чыкты. Котлыйбыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International