ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе
Район күләмендә үткән “Әнием – бәхетем!” балалар рәсемнәре бәйгесендә 3нче сыйныф укучысы Усманова Елизавета (җитәкчесе Басыйрова Л.М.) III урынны алды. Елизаветаны котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

Районда оештырылган инвалидлар декадасында  узачак  “Ак торналар” конкурсына 2 нче класс укучысы Фаррахов Айрат һәм 6 нчы  класс укучысы Нуртдинов Артурларның кул эшләре җибәрелде.

   Бүген мәктәптә, Инвалидлар ункөнлеге кысаларында, барлык классларда да “Мин тормышны яратам” дип исемләнгән класс сәгатьләре узды. Укучылар мәрхәмәтлелек, бер - береңә карата хөрмәт хисләре, ихтирамлы һәм игътибарлы булырга кирәклеге серләре турында сөйләштеләр, видеороликлар карадылар.

 

Бүген мәктәптә, Инвалидлар ункөнлеге һәм шул ук вакытта технология атналыгы кысаларында, “Кулларыннан гөлләр тама” дип исемләнгән кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Укучылар технология дәресләрендә һәм шулай ук өйләрендә әти- әниләре белән берлектә эшләгән иҗат җимешләрен башкалар хозурына да тәкъдим иттеләр.  Эшләр искитмәле гүзәл һәм соклангыч иде. Күргәзмәне оештыручы технология укытучыларына зур рәхмәт.

 

Мәктәбебездә бу атна “Технология  атналыгы” дип игълан ителде. Атна дәвамында  кызыклы кичәләр, викториналар һәм кул эшләреннән күргәзмәләр оештырылуы көтелә. Эшлекле һәм шул ук вакытта мавыктыргыч атна булачак. Барлык укучыларны да актив катнашырга чакырып калабыз!

 

Район авыл хуҗалыгы тармагында җуелмас эз калдырган, чирек гасыр “Радио” һәм “Коммунизмга” колхозларында җитәкчелек иткән, Почет Билгесе, Хезмәт Кызыл Байрагы, Ленин орденнары кавалеры Кәрам Гариф улы Гариповка быел 90 яшь тулган булыр иде...

Бүген бөтен республика буенча 11 нче сыйныф укучылары инша яза.

1 нче декабрь көнне 2 нче класс укучылары "Укучының мәдәни көндәлеге" проекты эше буенча "Ш Шәймиев музей йорты"нда булдылар.

3 че декабрь көнне Кадет интернат-мәктәбендә Әниләр көненә багышланган сыйныфтан тыш чара узачак.

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан оештырылган ярминкәдә укучылар бик актив катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International