Буген, 2 декабрь көнне, Пучы авыл китапханәсендә икенче сыйныф укучыларына библиографик дәрес үткәрелде.
Интернет челтәрендәге Татарстан Республикасының госуслуги Порталында (uslugi.tatar.ru) ата-аналарының, белем оешмаларында эшләүче укытучыларның һәм директорларның шәхси кабинетлары булдырыла. Шулай ук шундый эшләр Рәсәй Федерациясенең госуслуги Порталында (gosuslugi.ru) бара.
1 нче декабрьдән 4 нче декабрьгә кадәр Актаныш үзәк китапханәсенең уку залында авыл китапханәчеләре белән "Компьютерная грамотность" буенча укулар башланды.
Түке авылы балалар бакчасында авыл китапханәсенә кайта торган җурналларга күзәтү үткәрелде.
1 декабрь- Халыкара СПИДка каршы көрәш көне,шулай ук,Мөхәммәт Мәһдиевнең тууына 85 ел.
Узган җомгада “Таң” хуҗалыгында хуҗалык җитәкчеләре, баш зоотехниклар, ветеринария белгечләре катнашында семинар-киңәшмә узды. Аны муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов алып барды.
“Татавтодор” оешмасы районыбызның күп кенә авылларын асфальтлы итеп, халыкны үзәгенә үткән юлсызлык проблемасыннан әкренләп арындыра бара. Республиканың махсус программасы зур чыгымнар сорый торган шундый эшләрне районыбызда башкарырга мөмкинлекләр бирә. Ә 2015 ел Чалманарат авылына чын мәгънәсендә бәхет китерде: биредә асфальт юл салынды, авыл эчендәге күпер ныгытылды, юл билгеләре урнаштырылды.
Икенче санлы Актаныш урта мәктәбендә китап сакланышы буенча рейд узды. Рейдның максаты: балаларда китапларга карата сакчыл караш тәрбияләү.
Бүген мәктәбебездә 11 нче класс укучылары рус теленнән сочинение язалар. Сочинениеда тиешле бал җыялган укучы гына БДИ га керә алачак. Уңышлар телибез укучыларыбызга.