Пучы авыл китапханәчесе икенче сыйныф укучыларына "Китаплар дөньясында" дип аталган библиографик дәрес үткәрде. Дәрес әңгәмә формасында үтте. Балалар һәм Иң беренче чиратта авыл китапханәсенә кайта яздыра торган китап - журналларның төрләре белән таныштылар. Китапның төп элементлары турында да мәгълүмәт алдылар: аннотация, форзац, титуль бит, кереш сүз, тышлык һәм башкалар. Китапханәчене алар кызыксынып һәм игътибар белән тыңладылар. Укучылар исә, үзләренең яраткан китаплары белән уртаклаштылар, кыскача сөйләделәр. Әңгәмә барышында китапны дөрес саклау буенча алтын кагыйдәләрне искә төшерделәр. Үткән дәрес балаларның күңеленә хуш килде.