Бүген мәктәптә, Инвалидлар ункөнлеге һәм шул ук вакытта технология атналыгы кысаларында, “Кулларыннан гөлләр тама” дип исемләнгән кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Укучылар технология дәресләрендә һәм шулай ук өйләрендә әти- әниләре белән берлектә эшләгән иҗат җимешләрен башкалар хозурына да тәкъдим иттеләр. Эшләр искитмәле гүзәл һәм соклангыч иде. Күргәзмәне оештыручы технология укытучыларына зур рәхмәт.