Район авыл хуҗалыгы тармагында җуелмас эз калдырган, чирек гасыр “Радио” һәм “Коммунизмга” колхозларында җитәкчелек иткән, Почет Билгесе, Хезмәт Кызыл Байрагы, Ленин орденнары кавалеры Кәрам Гариф улы Гариповка быел 90 яшь тулган булыр иде... Шул уңайдан, 26 ноябрь көнне Туган як музеенда “Туган җирнең данлы кешеләре” циклыннан үткәрелгән хәтер киче язмышы туган төбәгеннән аерылгысыз булган, биредә үзенең олы бәхетен тапкан күренекле шәхес - Кәрам Гарипов хакындагы җылы истәлекләргә үрелеп барды.