Инвалидлар ункөнлегенең чаралар планы

2015 елның 1 декабре, сишәмбе

Инвалидлар ункөнлегенең чаралар планы

Мәрхәмәт һәм хөрмәт көне

Игелекле эшләргә, декадага старт бирү. Район җитәкчеләренең авыллардагы инвалидлар оешмалары, аларның президиум әгъзалары белән очрашуы – 1 декабрь.

 

Белем көне

Мәктәпләрдә “Мин тормышны яратам!” темасына сыйныф сәгатьләре үткәрү. Инвалид балаларның әти-әниләре белән бергә сыйныф сәгатьләрендә, дәресләрдә катнашулары – 1-3 декабрь.

Инвалид балалар арасында “Ак торналар”  бәйгесе үткәрү – 1-5 декабрь. Нәтиҗә ясау – 7 декабрь, Балалар иҗат үзәгендә.

Мәктәпләрдә күрзгәзмә һәм бүләкләр өчен уенчыклар әзерләү – 26 ноябрь-10 декабрь.  

 

Театр һәм кино көне

Инвалид балалар өчен “Тылсым” балалар коллективының театральләшкән тамашасын  күрсәтү – 7 декабрь.  3+

“Яшьлек” мәдәни үзәгендә кино күрсәтү – 4 декабрь.             12+

Игелек марафоны кысаларында хәйриячелек – “Кара” нәфис фильмы премьерасы – 7 декабрь. 16+

Мәрхәмәт һәм күңел җылысы көне.

 

Оешмалары булмаган инвалидларда мәктәп укучылары булып, хуҗалык эшләрендә ярдәм итү, концерт номерлары күрсәтү, үзләре эшләгән сувенирларны, күчтәнәчләр бирү – декада дәвамында.

“Без сезнең белән!” девизы астында, урын өстендә ятучы инвалидларның өйләренә бару, аларның яшәү шартларын өйрәнү, ихтыяҗларын ачыклау – декада дәвамында.

 

Спорт һәм сәламәтлек көне

Бөтен төр категория инвалидлар катнашында “Актаныш” спорт комплексында спорт ярышлары – 8 декабрь.

 

Игътибарлылык көне

Ильяс Халиковның татар-дини концерты – 5 декабрь. 6+

Авыл җирлекләрендә, хезмәт коллективларында инвалидларны хөрмәтләү – 1-9 декабрь.

Пучы картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр өчен мәдәният хезмәткәрләренең чыгышы – 3 декабрь. 

 

“Без сезгә ярдәм итәрбез” акциясе көне

Бушлай мунча һәм чәчтараш хезмәте күрсәтү – 5 декабрь.

 

Китапханә көне

Сау-сәламәт тусын иде сабый, киләчәктә якты дөньяда” – китап күргәзмәсе, әңгәмә  – 1-15 декабрь.  6+

“Ярдәмемне кире какма” - сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән очрашу, китаплар тарату, сәнгатьле уку – 4 декабрь. 6+

“Талантлар иле” иҗади бәйгесе (I-IX сыйныфлар) – 1-10 декабрь. 6+

“Мәрхәмәтлелеккә чикләр юк...” – китап күргәзмәсе, әдәби күзәтү –  1-10 декабрь.  6+

Мөмкинлекләре чикләнгән китап укучыларның өйләренә китаплар илтү – 1-20 декабрь.

Язучы-инвалидлар иҗаты белән таныштыру, әдәби күзәтү, әңгәмә – 3-10 декабрь. 6+

 

Юридик ярдәм көне

Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү – 7 декабрь.

 

Хезмәткә урнашуда ярдәм көне

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен вакансияләр ярминкәсе үткәрү; эшләмәүче инвалидларга психологик ярдәм күрсәтү – 7 декабрь.

 

Игелек һәм хәйрия көне

Район мәдәният йортында Игелек марафоны үткәрү. “Ак калфак” клубының иҗади эшләре. “Ак торналар”  бәйге-күргәзмәсе – 10 декабрь.

 

Урын өстендә ятучы инвалидларга, инвалид балаларга медицина каравы үткәрү өчен табиб бригадаларының авылларга чыгуын оештыру – декада дәвамында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International