Ункөнлек уңаеннан үтәчәк чаралар планы

2015 елның 1 декабре, сишәмбе

1. Җирлекләрдә эшләп килүче ветераннар оешмалары рәисләре һәм район ветераннар Советының президиум әгъзаларының район җитәкчеләре белән очрашуы – 1 октябрь. 

 

2. Ялгыз һәм ярдәмгә аеруча мохтаҗ өлкәннәрнең тормыш шартларын өйрәнү, өйләрендә булу. Урын өстендә ятучы өлкәннәргә медицина каравы үткәрү өчен табибларның урыннарга чыгуын оештыру – 1-10 октябрь. 

 

3. Хуҗалык, оешма-предприятие һәм мәктәпләр катнашында Актанышта, аскы Актанышта, Пучыда ярминкә үткәрү – 1 октябрь. 

 

4. Балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар арасында “Без сезнең белән горурланабыз, ветераннар!” бәйге-күргәзмәсе – 1-7 октябрь. 

 

5. Хезмәт коллективларында, авыл җирлекләрендә ветераннарны хөрмәтләү – 1-6 октябрь.

 

6. Район тарихында аеруча хезмәт күрсәткән ветераннар белән мәктәпләрдә очрашулар – декада дәвамында.

 

7. Урыннарда өлкәннәр өчен мәктәп укучылары көче белән концертлар – декада дәвамында. 

 

8. “Гәрәбә” клубы әгъзалары һәм гимназия укучылары катнашында Пучы өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яшәүчеләрне хөрмәтләү. Авыл җирлеге башлыкларының интернатта тәрбияләнүчеләр белән очрашуы – 7 октябрь. 

 

9. Шахмат турниры – 5 октябрь. 

 

10. Кичке уен оештыру – 7 октябрь. 

 

11. Районда мәктәп укучылары арасында “Яшәгез сез мәңге яшь булып!” дигән инша бәйгесе – 1-7 октябрь. 

 

12.”Ничек яшисез, өлкәннәр?” – Җәмигъ мәчетендә тематик кичә – 8 октябрь. 

 

13. Ветераннар спартакиадасы – 8 октябрь. 

 

14. Волонтерлар белән “Көзге мәшәкатьләр” акциясе үткәрү – декада дәвамында. 15. Зөһрә Шәрифуллина, район мәдәният йорты сәнгатькәрләре, “Агыйдел” ансамбле катнашында концерт. Өлкәннәр арасында “Милли татар ризыгы – бәлеш” милли ризык бәйге-күргәзмәсе – 9 октябрь. 

 

16. Автомобиль йөртүчеләр бәйгесе – 6 октябрь. 

 

17. “Музей көне” – 5 октябрь. 

 

18. Өлкәннәргә түләүсез юридик хезмәт күрсәтү – 9 октябрь.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International