30 ноябрь көнне мәктәптә Әниләр көненә багышланган бәйрәм уздырылды. Мәктәп директорының котлау сүзеннән соң, балалар, кичәне оештыручы Фәнисә Касыймовна җитәкчелегендә, әниләрне тәбрикләп, концерт номерлары күрсәттеләр. Бер генә укучы да читтә калмады: һәркем әнисен сөендерергә тырышты. Бәйрәм табын артында әниләр пешереп алып килгән тәмле күчтәнәчләр белән чәй эчү белән төгәлләнде.