25 ноябрь көнне мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы булды. Тәрбия завучы Хаҗипова Нурдидә "Сәламәт тәндә-сәламәт акыл" дигән темага чыгыш ясады. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Гөлчәчәк Валериевна 1 нче чирек йомгаклары белән таныштырды.Авылыбыз фельдшеры Хайбрахманова Роза укучыларның медосмотр нәтиҗәләре белән таныштырды, киңәшләрен бирде.Мәктәбебез директоры Резедә Әнис кызы белән берлектә төрле мәсьәләләр буенча фикер алышынды.Җыелыш классларда дәвам итте.