Мәктәп укучылары 2 нче чирекне уңышлы тәмамлап, кышкы каникулга таралдылар.Укучылар классларны җыештырдылар, аларга куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды, каникул планы белән таныштылар.Каникулларыгыз күңелле үтсен!
“Иң актив укучы-2015” мәктәп конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды. Ул 6 нчы класста укучы, уку алдынгысы- Махмибуллина Рәзилә.Котлыйбыз!
Яңа елга багышлап чыгарылган стенгазеталарның нәтиҗәләре билгеле булды.1 нче урында-5-6 класс ,7 класс укучылары, 2 нче урында- 9 нчы класслар ,3 нче урында- 8 нче класслар.Җиңүчеләргә кызыксындыру бүләкләре тапшырылды.Афәрин!
Бүген Зөбәер мәктәбендә югары класслар өчен Яңа ел бәйрәме узды.Бәйрәмне күңелле итеп оештыручыларга, анда катнашучыларга зур рәхмәт!
Кичә, 26 декабрь көнне, Пучы авыл китапханәсендә сигезенче сыйныф укучылары белән "Китапмы, яисә интернетмы?" дигән темага әңгәмә үткәрелде.
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан мәктәбебездә "Яңа ел уенчыгы", "Яңа ел панносы" бәйгеләре игълан ителде. Әлеге бәйгедә барлык класс укучылары да класс җитәкчеләре белән берлектә актив катнаштылар.
23 нче декабрь көнне мәктәпнең һәр классында укучыларга куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды. Юлда йөргәндә игътибарлы булырга, ут һәм электр җиһазлары белән сак эш итәргә кирәклеге искәртелде. Һәр укучыдан имза алынды, ә ата-аналарга язма рәвештә кисәтү хатлары җибәрелде.
24 декабрь көнне мәктәбебезнең укучы малайлары һәм егетләре турниктан күтәрелү буенча ГТО нормалары тапшырдылар. Укучылар барысы да җаваплы караш белән катнаштылар.