ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2015 ел
шимбә

Бүген мәктәптә һәр класста куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды. Юлда йөргәндә игътибарлы булырга, ут      һәм электр җиһазлары белән  сакчыл эш кирәклеге искәртелде. Һәр укучыдан имза алынды, ә ата-аналарга язма рәвештә кисәтү хатлары җибәрелде.

Ниһаять, мәктәбебезгә дә Яңа ел шау-шуы килеп җитте. Бүген Кыш Бабай белән Кар Кызын 1-4, 5-7 нче класс укучылары каршылады. Җыр-бию, уеннар, табышмаклар белән үтте безнең Яңа ел тамашасы. Иң белемле, тырыш, талантлы укучыларга һәм аларның әти-әниләренә мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Вахитова Зәлинә Назиф кызы рәхмәт хатлары тапшырды.

Бурсык мәктәбе Яңа елны каршыларга әзерләнә

24 нче декабрь көнне мәктәбебездә 8-11 класс укучылары өчен Яңа ел тамашасы үткәрелде.


25
декабрь, 2015 ел
җомга

Бүген 18 сәгатьтә Җиңү паркы каршындагы мәйданда Үзәк чыршы утын яндыру тантанасы булып узды.

“Безнең Яңа ел чыршысы” бәйрәм алды конкурсына йомгак ясалды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International