Актаныш районында Яңа 2016 елны каршы алу буенча чаралар планы
Актанышта «Шахмат – тормыш көзгесе” исеме астында районкүләм рәсемнәр конкурсы игълан ителде. Конкурсның төп максат һәм бурычлары булып яшүсмерләр арасында шахмат уеннарын популярлаштыру, баланың иҗади потенциалын ачу тора.
Бүген, 25 декабрь көнне Җиңү паркы каршындагы мәйданда үзәк чыршы утын яндыру тантанасы көтелә
Бүген Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов катнашында муниципаль берәмлекләр Советының X cъезды булып узды.
22 нче декабрь көнне Кәзкәй кадет интернат- мәктәбе призы өчен узган "Көрәш" ярышында мәктәбебез укучылары уңышлы чыгыш ясадылар. 4 сыйныф укучысы Нургалиев Айзат, 5А сыйныф укучысы Гыйлемов Салават 1 урынга, 5Б сыйныф укучысы Шәмсиев Илназ 2 урынга, 6 сыйныф укучылары Сәлимов Айназ, Салихов Рәмзил 3 урыннарга ия булдылар.
Бүген мәктәптә һәр класста куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды. Юлда йөргәндә игътибарлы булырга, ут һәм электр җиһазлары белән сакчыл эш кирәклеге искәртелде. Һәр укучыдан имза алынды, ә ата-аналарга язма рәвештә кисәтү хатлары җибәрелде.
24 декабрь көнне мәктәбебезнең укучы малайлары һәм егетләре турниктан күтәрелү буенча ГТО нормалары тапшырдылар. Укучылар барысы да җаваплы караш белән катнаштылар.
Казан шәҺәрендә үткәрелгән бер атналык "Гаилә белеме" курсларында тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Җәмилова Розалия Гарифҗан кызы укып кайтты.
5 нче сыйныф укучысы Салихов Ильнур татар теленнән үткәрелгән Республика олимпиадасының муниципаль этабында призёр булды. Тагын бер җиңү алып килү белән котлыйбыз!
25 нче декабрь көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә иман дәресләре үткәрелде.