25 декабрь көнне кадет интернат-мәктәбендә икенче чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы уза.
23 декабрь көнне кадет интернат-мәктәбендә "Армейский рукопашный бой" спорт төре буенча турнир үтте. Ярышта кадет интернат-мәктәбендә эшләп килгән "Каскад" секциясенең әгъзалары гына катнашты.
Шушы көннәрдә "Эколидер" республикакүләм конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды.
“Актаныш таңнары“ газетасы журналистлары Рузилә Хәсәнова (рәсемдә) һәм Гөлназ Хөҗҗәтова республика күләмендә үткәрелгән “Сыйныф эше” дигән иҗади конкурста җиңү яуладылар һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Бүген Зөбәер мәктәбендә башлангыч класслар өчен Яңа ел бәйрәме узды.Бәйрәмне күңелле итеп оештыручыларга, анда катнашучыларга зур рәхмәт!
Актаныш үзәк китапханәсе "Безнең яңа ел чыршысы"на багышланган конкурс оештырган иде. Такталачык мәктәбе укучылары да актив катнаштылар. 3 нче класстан Сарваров Н., Петров А. ( укытучы Сарварова З.Р.), 4 нче класстан Габдуллина А. ( укытучы Исламова А.Ф.) Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
РФ Хезмәт кодексының 112нче маддәсе нигезендә 1,2,3,4,5,6 һәм 8нче гыйнвар көннәрендә Яңа ел каникуллары булачак.
Бүген безнең мәктәптә балалар өчен дә, зурлар өчен дә иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе булган Яңа ел тамашасы үтте. Укучылар тамашага барысы да бал-маскарад киемнәреннән, шат күңел белән килгәннәр. Тамаша үзәгендә Кыш бабай белән Кар кызы күренүгә бәйрәм төрле җыр, биюләр белән тагын да җанланып китте. Үз чиратында мәктәп директоры А.К.Ямалова укучыларны һәм килгән кунакларны бәйрәм белән котлап, уку алдынгыларын, олимпиадада җиңү яулаган укучыларга истәлек бүләкләре тапшырды. Бәйрәмнән барлык укучылар да шат күңел белән кышкы каникулларга таралдылар.