"Эколидер" республикакүләм конкурсының нәтиҗәләре

2015 елның 25 декабре, җомга

Шушы көннәрдә "Эколидер" республикакүләм конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды. "Гомуми белем бирү оешмаларында экологик белем бирү" номинациясендә Актаныш районыннан ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Кама буе территориаль идарәсенең катнашучы сертификаты һәм Рәхмәт хатлары белән түбәндәге белем бирү оешмалары бүләкләнде:

1 нче санлы Актаныш урта мәктәбе, 2 нче санлы Актаныш урта мәктәбе, Гуманитар гимназия-интернат, Киров урта мәктәбе, Тат.Суксу урта мәктәбе, Актаныш кадет интернат-мәктәбе, Богады гомуми белем бирү мәктәбе, Теләкәй гомуми белем бирү мәктәбе, Качкын гомуми белем бирү мәктәбе, Югары Яхшый гомуми белем бирү мәктәбе, Мари-Суксу гомуми белем бирү мәктәбе, Иске Кормаш гомуми белем бирү мәктәбе, Иске Айман гомуми белем бирү мәктәбе, Актанышның 5 нче санлы балалар бакчасы. 

Җиңүчеләрне котлыйбыз, киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International