РФ Хезмәт кодексының 112нче маддәсе нигезендә 1,2,3,4,5,6 һәм 8нче гыйнвар көннәрендә Яңа ел каникуллары булачак.
7нче гыйнвар - Раштуа бәйрәме.
2016нчы елда 2 һәм 3нче гыйнвар шимбә һәм якшәмбегә туры килә.
РФ Хезмәт кодексындагы 112 нче маддәнең 2 нче өлеше нигезендә эшләми торган бәйрәм көннәре ял көненә туры килгән очракта бәйрәм көне башка көнгә күчерелә.
Димәк 2016нчы елда 2 гыйнвар шимбә көне ялы 3нче майга, якшәмбе 3нче гыйнвардагы ял көне 7нче мартка күчерелә.
Шулай итеп, 2016 нче елда 1 нче гыйнвардан алып 10нчы гыйнварга кадәр ял итәчәкбез.
2015нче елның 31нче декабре бәйрәм алды көне булганлыктан, РФ Хезмәт Кодексының 95нче маддәсе нигезендә эш сәгате 1 сәгатькә кыскара.