Каләмдәшләребез җиңү яулады

2015 елның 25 декабре, җомга

“Актаныш таңнары“ газетасы журналистлары Рузилә Хәсәнова (рәсемдә) һәм Гөлназ Хөҗҗәтова республика күләмендә үткәрелгән “Сыйныф эше” дигән иҗади конкурста җиңү яуладылар һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. 

 

Министр Энгель Фәттахов имзалаган әлеге тәбрикнамәдә түбәндәге җылы сүзләр язылган: “Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Сезгә югары һөнәри осталыгыгыз, республикабыздагы мәгариф һәм фән темаларын оператив һәм объектив рәвештә яктыртуыгыз өчен ихлас рәхмәтен белдерә. Сезгә нык сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез! Яңа ел һәммәбез өчен дә тотрыклылык һәм тынычлык, уңай үзгәрешләр һәм яңа казанышлар елы булсын! Киләчәктә дә уңышлы хезмәттәшлеккә ышанабыз”.

 

Аларны җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International