Бүген ТР Дәүләт Советы каршындагы мәйданда республика муниципаль берәмлекләр арасында ел саен уздырылып килә торган республика смотр-конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы уздырылды. Конкурста җиңгән муниципаль берәмлекләргә һәм учреждениеләргә автомобильләр һәм микроавтобуслар ачкычларын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырды. Чарада шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР парламентының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров һ.б. рәсми затлар катнашты.
Бәйге лауреатлары дип 93 муниципаль берәмлек һәм 2 шәһәр округының 7 муниципаль учреждениесе табылган. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов бүген җиңүчеләргә 93 “Шевроле Нива” җиңел автомобиле һәм 7 “Форд Транзит” микроавтобусы ачкычлары тапшырды. Актаныш районыннан Пучы, Чалманарат һәм Күҗәкә авыл җирлеге башлыклары да Татарстан Президенты кулыннан машина ачкычлары алдылар.
Искәртеп үтик: әлеге смотр-бәйге ТР Муниципаль берәмлекләр советы тарафыннан 2011 елдан бирле үткәрелеп килә. Аның төп максаты – җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыру һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту.