Актанышта Үзәк чыршы утын яндыру чарасы узды

2015 елның 25 декабре, җомга

  Бүген  18 сәгатьтә Җиңү паркы каршындагы мәйданда Үзәк чыршы утын яндыру тантанасы булып узды. Чара бик матур сценарий буенча барды. Кыш Бабай, Кар Кызы, узып баручы 2015 һәм якынлашып килүче 2016 еллар символлары – сарык бәтиләре, маймыл җыелган халыкның күңелен күрделәр.
 Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ландыш Шәмсунова барлык актанышлыларны, районыбыз кунакларын якынлашып килүче Яңа 2016 ел белән котлады, үзенең изге теләкләрен җиткерде.
 Үзәк чыршы утын яндыру тантанасы концерт номерлары белән үрелеп барды. Актаныш җырчылары матур чыгышлары белән җыелган халыкның күңелен күтәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International