Яңа елны көткәндә...

2015 елның 25 декабре, җомга

Елда һәркемнең түземсезлек белән, ниндидер могҗиза көткән кебек көтә торган бәйрәме бер генә була. Бу -  Яңа ел бәйрәме.  Яңа ел бәйрәмен  балалар гына түгел, без - өлкәннәр дә көтәбез. Акылыбыз белән могҗизага ышанмассак та, күңел бу көнне барысын да көтә – Кыш бабайны да, могҗизаны да...

Менә шушы көтеп ала торган бәйрәм – чыршы бәйрәме Актаныш балалар китапханәсендә 24 декабрь көнне булып узды. Бу бәйрәмне уздыруның  сәбәбе дә гади генә түгел, ә бик үзенчәлекле.  Чөнки бәйрәм алдыннан, китапханәбез балалар арасында “Минем Яңа ел  чыршысы” исеме астында 4 номинациядән торган конкурс игълан иткән иде.  Конкурста 200 дән артык бала катнашты. Алар арасында һәр номинациядә катнашып, берничә кул эш алып килүчеләр дә хәтсез иде.  Барысы 300 ләп эш конкурста катнашты.  Иң авыры -  урыннар чыгару булды. Чөнки балаларның осталыгы соклангыч, алар эшләгән эшләр күз явын алырлык иде. Урыннар чыгару өчен сәнгать мәктәбеннән Сарваров Айрат, балалар иҗат үзәгеннән  Моталлапова Клара чакырылды. 5 кешедән торган жюри составы  балаларның эшләрен югары бәяләп,  урыннар чыгарды. Иң элек кул эшенең матурлыгына, күп  кул хезмәте керүенә игътибар бирелде. Түбәндәге балалар җиңүчеләр дип табылды.

“Яңа ел калейдоскобы” номинациясе буенча

1 урынга Яңа Балтач мәктәбе укучылар коллективы (җитәкчесе Хөснетдинова Вәсилә Әзһәм кызы),

2 урынга Ахметова Ленара (Аккүз авылыннан), Бакирова Айзирә (Чөгәнә авылыннан) ,

 3 урынга Бурсык мәктәбе укучылар коллективы (җитәкчесе Имамова Ралена Ринат кызы) лаек булдылар.

Бу номинациядә “Иң  үзенчәлекле чыршы” дип Зиннуров Арсенның (Актаныш) , “Иң зур Кар бабай” дип  Гимазов Рәмзилнең (Актаныш), “Иң оригиналь композиция” дип Габдрәшитов Исламнурның (Актаныш), “Иң зур Кыш бабай һәм Кар кызы” дип Нәбиева Әдиләнең (Актаныш) кул эшләре кул эшләре махсус билгеләп узылды.

“Минем әдәби героем” номинациясе буенча

 1 урынга Фазуллина Айзилә (Пучы авылыннан),

2 урынга Хайруллина Иллада (Әҗәкүл авылыннан),

3 урынга Гайсин Ригель (Михайловка авылыннан) иң яхшылары дип табылды.

“Яңа ел открыткасы” номинациясе буенча

1 урынга Бурсык мәктәбе коллективы (җитәкчесе Салахова Сурия Рөстәм кызы), Гимазова Элвина (Актаныш);

2 урынга Басыйров Тимур (Актаныш)

3 урынга Фазаелова Сөмбел (Актаныш) лаек булдылар.

“Иң оригиналь котлау открыткасы” дип Зарипова Нуриянең  кул эше билгеләнде һәм бүләкләнде.

“Асма чыршы уенчыгы” номинациясендә

1 урынны Әҗәкүл  башлангыч мәктәбенең 2, 4 сыйныф укучыларының “Җир шарында тынычлык” дигән коллектив эш өчен; Шарипова Аида (Чөгәнә  авылыннан), Сабиров Исмәгыйл (Актаныш);

2 урынны Исламов Айбулат (Аккүз авылыннан), Зиннурова Ләйсән (Сәфәр авылыннан) Рахимова Ралина (Бурсык авылыннан);

3 урынны Яппаров Ильяс (Әҗәкүл авылы), Шакурова Камилә (Актаныш), Хусаенова Аделина (Актаныш), Гараева Азалия (Актаныш), Егорова Айша (Актаныш)  бүлештеләр.

Бу номинациядә “Иң матур бәйләм уенчык” дип Латыйпова Илүсәнең (Кыркаентүбә) эше югары бәяләнде һәм махсус приз бирелде.

Конкурста катнашкан һәр балага Актаныш балалар китапханәсе исеменнән рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бәйрәмебезне уздыруда, конкурсантларга бүләкләр алуда бик зур ярдәм иткән Хамидуллин Рубин Фәнис улына, үзебезнең директорыбыз Мавлетова Энҗе Муллануровнага зур рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә.  Үз изгелекләре үзләренә кире кайтсын. Шулай ук рәхмәтебезне ата – аналарга, укытучыларга да, балаларга да әйтәсебез килә. Бик зур рәхмәт барыгызга да! Яңа ел сезнең барыгызга да зур уңышлар, бәхет, бары тик шатлыклар гына алып килсен!

             Бәйрәмдә катнаша алмаган укучылар игътибарына!  Грамоталарыгыз, рәхмәт хатларыгызны  балалар китапханәсеннән килеп алуыгызны сорыйбыз.

Актаныш балалар китапханәсе мөдире Азия Гараева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International