Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары. Яңа ел алды бәйгеләренә йомгаклар.

2015 елның 26 декабре, шимбә

Яңа ел алды бәйгеләренә йомгак ясалды, урыннар чыгарылды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: 1. "Яңа ел панносы" бәйгесендә 1-4 класс укучылары арасында 4 класс укучылары 1 нче урынга, 1,2,3 класс укучылары 2 урынга; 5-7 класс укучылары арасында 5А,5Б класс укучылары 1 урынга, 6,7 класс укучылары 2 урынга; 8-11 класс укучылары арасында 8,10 класс укучылары 1 урынга, 9-11 класс укучылары 2 урынга ия булдылар. 2. "Яңа ел уенчыгы" бәйгесендә 1-4 класслар арасында 1 урын - 2 класс укучысы Заманова Лиана, 2 урын - 2 класс укучысы Секунов Эмиль, 3 урын - 3 класс укучылары Газизова Гүзәл, Марданова Динараларга бирелде. 5-7 класслар арасында 1 урынга - 5А, 5Б класс укучылары, 2 урынга - 6 класс укучысы Нургалиева Илүзә, 3 урынга - 7 класс укучысы Шайгарданова Юлияләр лаек булды. 8-11 класслар арасында 1 урынны 8 класс укучысы Юнысов Булат, 2 урынны 8 класс укучысы Акмалов Илмир, 3 урынны 10 класс укучысы Мусин Ринатлар яулады. Бәйгедә катнашучы барлык укучыларга рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International