ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

 

Бүген Уразай авыл җирлегендә семинар-киңәшмәсе булып узды. Киңәшмә Яңа ел бәйрәмен каршылауга әзерлек һәм авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру, хосусый хуҗалыкларга ярдәм итү, хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерү мәсьәләләренә багышланган иде.

23 декабрь көнне Бурсык мәдәният йортында Бурсык һәм Мәсәде авылы үзешчәннәре Фоат Садриевның “Җәмиләнең җенләнүе” дип исемләнгән 3 пәрдәлек комедиясе белән чыгыш ясады .

Яңа елдан район үзәгендә һәм авыллар арасында йөрүче автобусларның маршрутлары һәм йөрү вакытлары үзгәрә. Район автотранспорт хуҗалыгы җитәкчесе Нәсих Хафизов  белән әңгәмәбез шул хакта.

“Бердәм Россия” партиясенең Актаныш җирле бүлекчәсе шушы көннәрдә тагын бер истәлекле миссия башкарды. 2016 елга аяк басарга җыенганда үзенең сафларын тулыландырды. 41 райондашыбызга партия билетлары тапшырылды.

 

 2015 елның 27 нче декабре көнне Тат. Ямалы мәдәният йортында, Тат. Ямалы авылы балалары өчен күптән көтелгән бәйрәм "Яңа ел" бәйрәме булып узды

Бүген, ягъни 28 декабрь көнне, 2015-2016 уку елының беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча педагогик киңәшмә үткәрелде. Мәктәп уставы коллектив тарафыннан карап тикшерелде һәм кабул ителде. Шулай ук класс җитәкчеләренең чыгышлары тыңланды, яртыеллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды, алдагы бурычлар билгеләнде.

26 нчы декабрь көнне мәктәптә Яңа ел бәйрәме булды. Һәрбер укучы,укытучылар,ата-аналар бер-берсен котладылар."Кыш бабай-көтәбез Сине" күренеше үткәрелде.

Бүген, ягъни 28 нче декабрь көнне мәктәптә "Укыту һәм тәрбия процессында сәламәтлекне саклау технологияләре" темасына педсовет үтте. Көн тәртибе буенча һәр класс җитәкчесе һәм физкультура укытучысы тәрбия буенча эшләнгән эшләргә һәм кышкы сессия вакытында ГТО нормаларын тапшыру буенча тулы анализ бирделәр. 

Хөрмәтле Актанышлылар!

Сезне Якынлашып килүче Яңа 2016 ел белән!

Без беләбез Яңа ел бәйрәме һәркемгә якты, күңелле һәм яраткан бәйрәм! Һәрберебезнең теләкләре Яңа 2016 елда тормышка азсын. Саулык-сәламәтлек, озын гомер, ак бәхетләр, күңел тынычлыгы телибез.

27 нче декабрь көнне Күҗәкә авылында Яңа ел чыршысын ачу тантанасы булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International